с углубленным изучением отдельных предметов" городского округа Самара

ЯКТЫЛЫК

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Школа

Урок мужества2

Урок мужества!

 

“Яктылык”та - “Тәвәккәллек дәресләре”

Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин ДОСААФ оешмасының региональ бүлеге рәисе Василий Плавченко белән очрашып, халыкка рухи һәм әхлаки тәрбия бирү, патриотизм хисе тәрбияләү, Ватаныбызны яклауга әзер ир-егетләр үстерү, аларга ДОСААФ учрежденияләрендә хәрби осталыкка өйрәтү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Очрашу нәтиҗәләре озак көттермәде. Берничә көннән соң Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең өлкән сыйныфларында укучы малайлар өчен ДОСААФ тирында “Тәвәккәллек дәресе” уздырылды. Бу чарага  Бөек Ватан сугышы ветераннарының да чакырылуы дәресне тагын да мәгънәлерәк итте.

$1-              Мондый чаралар хәрби-патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйный. Ә өлкән буын хәрбиләре белән аралашу балаларда ихтирам уята, буыннар бәйләнешен ныгыта, - диде дәрескә килгән мәктәп директоры Радик Газизов.Мөфти дә аның белән килеште.

Ветераннарны уратып алган малайлар аларның фронтта кичергәннәрен йотлыгып тыңладылар. Аннары ДОСААФ директоры, полковник Михаил Шикин аларны Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы чоры кораллары күргәзмәсен карарга чакырды..

Полковник үзе дә корал ярата, күрәсең. Ул һәр экземпляр турында тәфсилле аңлатма бирде, авыз ачып тыңлап торган малайларга да сораулар биреп, сөйләшүгә чакырды. Яктылыклыларның төгәл җаваплары ДОСААФ директорын гаҗәпләндерде дә, шул ук вакытта шатландырды да.

Соңрак,  өлкән буын вәкилләре дә тирда атып карарга теләделәр һәм  сынатмадылар, пистолеттан төз аттылар. Ә малайлар бу вакытта винтовка сүтеп-җыю белән мәшгуль иде. Радик Газизов һәм тәрбия буенча урынбасары Рәсимә Алюшова винтовканы барысыннан да алда җыеп, үрнәк күрсәттеләр.

$1-              Без мәктәптә укыган чакта башлангыч хәрби хәзерлек дәресләре бар иде. Анда без корал сүтеп җыярга, противогаз киеп йөгерергә өйрәндек, - дип сөйләде укучыларга Рәсимә Әлимҗан кызы. – Армия алдыннан шундый әзерлек алган егетләргә хезмәт итүе җиңелрәк була.

“Тәвәккәллек дәресе” ахырына якынлашкач, хәрби хезмәт ветераннары: “Безне онытмаганыгыз, шундый файдалы очрашуларга чакырып торуыгыз өчен рәхмәт”, - дип саубуллаштылар. Ә яктылыклылар берсен-берсе бүлә-бүлә тәэсирләре белән уртаклаштылар:.

$1-              Мин бүген беренче мәртәбә кулыма корал алдым һәм атып карадым. Бигрәк ямьсез, каты тавыш чыгара икән мылтык. Ә солдатлар тоташ атып торучы снарядлар яңгыры астында сугышкан. Моны күз алдына китерүе дә авыр. Алар бүгенге матур тормыш өчен көрәшкән бит. Без чын-чынлап аларга рәхмәтле, - дип сөйләде 7 сыйныф укучысы Таһир Мингачев.

Укучыларда шундый тирән тойгылар туа икән, димәк,  “Тәвәккәллек дәресе” юкка гына уздырылмаган, корал белән танышу, ветераннар белән аралашу файдага булган.

Алия Арсланова.