с углубленным изучением отдельных предметов" городского округа Самара

ЯКТЫЛЫК

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Школа

Ко2

  Рәсемдә: “Яктылык” уку­чылары “Космос-2” лаге­ренда үткән чараларда актив катнаштылар.

 

      Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә без, укучылар, бер-беребез белән бик тату яшибез, укытучыларыбызны да икенче әти-әниләребездәй якын күрәбез. Шуңа да төрле җыелышлар, ял кичәләре гаилә бәйрәме кебек бик тә җылы төстә үтә. Әле күптән түгел генә мәктәбебез белән “Космос-2” лагеренда да ял итеп кайттык. Бу көннәр онытылмаслык булып исебездә калачак.

Укулар, кызыклы ял итү программасы белән өч атна вакыт сизелми дә үтеп китте. Анда укучыларга сәламәтләндерү мөмкинлекләре дә тудырыл­ган иде. Массажга да, аро­матерапиягә дә йөрдек, гимнастика белән дә шөгыль­ләндек. “Осталар шәһәр­чеге” остаханәсе, “Грация” хореография түгәрәге, “Актерлар осталыгы” студиясендә дә вакытыбызны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрдек.

Төшке аштан соң дәресләр башлана иде. “Лагерьда ял итеп, имтиханнарга ничек әзер­ләнерсең?” — дип борчылган Гөлфия әнием боларны ишетеп бик куанды. Көндезләрен дәресләрдә уку белән шө­гыльләнә идек, ә кичләрен лагерь хезмәткәрләре безнең өчен төрле бәйгеләр, уеннар үткәрделәр. Дискотекаларда да кызык иде, без анда туйганчы рәхәтләнеп биедек. Казаннан килгән “Сәләт” клубы вәкилләре белән очрашу да онытылмаслык булды.

Ашату ягы да бик әйбәт оештырылган иде. Көненә биш тапкыр хәләл ризыклардан пешерелгән тәмле ашлар белән сыйландык. Моннан тыш, өстәлләребездә гел файдалы һәм тәмле соклар, яшелчә салатлары була иде.

Туган өй сагындырса да, яшь җилкенчәк мөстәкыйльлеккә, иреккә омтыла бит ул. Лагерьда ял итүебез безгә аз гына булса да үзебезне ирекле итеп хис итәргә мөмкинлек бирде. Иптәш кызлар белән кич утырулар, төнге серләшүләр генә дә ни тора?! Уяу укытучыларыбыз янәшәбездә булганга, әти-әниләребез дә безнең өчен кайгырмадылар. Сыйныф җитәкчебез Лилия апа Әбсәләмова безнең турыда кайгыртты, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында мөрәҗәгать итсәк тә, ярдәмгә әзер булды.

Бүген ял итү, сәла­мәтләндерү лагерьларына юл­ламалар арзан түгел, һәр гаилә дә анда баласын җибәрә алмый. Ә без, “яктылык”лылар, “Космос-2”дә бушлай ял иттек. Бергә үткәргән вакыт безне тагын да якынайтты, бер­ләштерде. Моның өчен мәктәп администрациясенә, укытучыларыбызга чиксез рәхмәтлебез.

Элинә ШАКИРОВА,

Самара “Яктылык” татар мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.

девочки

 "А ну-ка девочки"

03.03.2016г. в нашей школе состоялось мероприятие,

посвященное Международному женскому Дню.

 


























































































































































































































































































23 фев

Равняйсь! Смирно!

  В целях воспитания  обучающихся в духе патриотизма и уважительного отношения к военно-историческим традициям России в МБОУ Школа «Яктылык»  состоялся смотр строевой подготовки, посвященный  Дню защитника Отечества.

  Начался он со сдачи рапорта командиров отрядов, который принимал учитель физической культуры Коновалова Галия Сулеймановна. Уверенно и бойко командиры сдавали рапорт, и также уверенно отдавали команды своим подчиненным.

  Движение строевым шагом, сдача рапорта, внешний вид, повороты группы на месте: «Направо», «Налево», «Кругом»,  перестроения и исполнение песни. Таковыми были критерии оценки команд компетентным жюри, в состав которого, вошли: директор школы Газизов Радик Равгатович, заместитель директора по воспитательной работе Гизатулина Инзиля Ралифовна, учитель физической культуры Юсупов Руслан Наилевич и заведующая библиотекой Галимова Лия Назыфовна.

  Строевое обучение дисциплинирует юношей, вырабатывает исполнительность, собранность, подтянутость, опрятность и строевую выправку, способствует развитию волевых и физических качеств личности,  имеет важное значение для подготовки учащихся старших классов к службе в Вооружённых силах Российской Федерации.

   — Тренировки —  важная составная часть строевых занятий. Они оказывают сильное воспитательное воздействие на учащихся, поэтому на уроках физической культуры  всегда отводится время и на строевую подготовку, —  отметил Руслан Наилевич.

  Эти тренировки не прошли зря, на смотре все команды отлично справились со всеми поставленными задачами и выглядели достойно. 

 












































































































































Совет старшкл.

С 24.02.2016г. по 27.02.2016г.

Совет старшиклассников провели интеллентуальную игру "Интуция"

где победителями стали: 2б,4б, 7б, 11-е классы.

 




















































































































































































































































В гостях в музее

В гостях в музее "Мирас" ("Наследие").














































 

Муса Җә­лил

 Муса Җә­лил

Февраль, гадәттә, Муса Җә­лил иҗатына багышланып үтә. Ә быел, шагыйрьгә 110 яшь тулган елны, аңа игътибар аеруча зур. Менә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе дә 20 февральдән бирле гөрләп тора. Актлар залында йә башлангыч, йә өлкәнрәк сыйныф укучылары өчен Муса Җәлил иҗатына һәм тормышына багышланган чаралар уздырыла.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылган кичә конкурс формасында үтте. Сәгыйдә апалары Нуруллина башта балаларга шагыйрьнең биографиясен ике телдә сөй­ләде, фотографияләрен күр­сәтте. Шуннан соң әдәби ярыш башланды.

Нәни генә балалар, ә ничек җаваплы әзерләнгәннәр! Мине конкурс комиссиясендә катнашырга чакыргач, хәтта бераз каушадым да. “Күке” шигырен бик яхшы белгән Камилә Газизовага да, “Куян” шигырен укыган Пулат Туртуловка да, “Карак песи”не ятлаган Азалия Гыйльмановага да һәм башкаларга да гел “бишле”ләр куеп барам икән. Аннары гына, болай эшләсәм җиңелүчеләр булмас, дип уйлап, бик кыенсынып, “дүртле”ләр дә куйгалый башладым. Ярый ла комиссиядә мин генә түгел идем. Шуңа күрә ахырда җиңүчеләр билгеле булды: 1”б” сыйныфында укучы Камилә Газизова һәм Пулат Туртулов, “Ишек төбендә” шигырен укыган 2“б” укучысы Артур Доронин, 3”а”дан Алина Дадашева һәм Алинә Әбдрәхимова, ә 4 “б” дан Бакыт кызы Жасмин шигырьләрне матур итеп сөйләгәннәре өчен дипломнар һәм китаплар белән бүләкләнделәр.

25 февральдә эстафета 5-6 сыйныфларда укучы балаларга күчте. Нурзидә апалары Фәйзуллина “Исемең синең үлмәс бер җыр булып тарихларда калсын уелып” дип аталган кичәне башкачарак оештырган иде. Алып баручылар – Альбина Мингалиева һәм Сабир Галимуллин сөйләгән Мусаның балачак еллары, шагыйрь һәм язучы булып җитешкән чоры, хәрби корреспондент булып китүе һәм төрмәдә язган Моабит дәфтәрләренең халыкка кайтарылуы турындагы сүзләр шигырьләр белән аралашып барды.

Өлкәнрәк сыйныф укучылары Алсу Әбдерәхимова, Айгөл Исмәгыйлева, Алсу Ша­бурова, Анна Бодрянина, Али­на Хәйретдинова, Милана Бадаева, Аслан Һарун, Салават Хәлимуллин, Гүзәл Шәкүрова, Данир Вагыйзов һәм Йосыф Шәкүров Җәлилнең шигырьләрен башкачарак, хислерәк итеп укыдылар, дияр идем. Ә Руфия Котлаева пианинода уйнады, Альбина Мингалиева “Умырзая” җырын бик матур итеп башкарды.

Ахырда “Бердәмлек” газетасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырган конкурс җиңүчеләре бүләкләнде. “Яктылык” мәктәбеннән катнашучылар күп булса да, иң яхшы мәкаләләрне безгә Камилә Варганова һәм Руфия Котлаева җибәргәннәр иде. Без аларга дипломнар һәм “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин басмага әзерләгән һәм бастырып чыгарган “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында” дип аталган китапны тапшырдык.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

































































































«Сәләт»

Самарада «Сәләт» лагеры булачак

  Шәһәр мәктәпләре грипп авыруыннан карантинга ябылып торган вакытта да Самараның «Яктылык» татар мәктәбе укучылары белем алудан туктамады. Тик дәресләр мәктәп бинасында түгел, ә шәһәр шау-шуыннан еракта, табигатьнең матур кочагында урнашкан «Космос-2» лагерында үтте. Укудан тыш, балалар биредә иптәшләре, укытучылары белән рәхәтләнеп ял да иттеләр әле.

Бу проектның уңышлы булуына баштан күпләр бик ышанып бетмәсә дә, хәзер инде бөтен мәктәп белән лагерьга бару балаларга яхшы тәэсир итү белән берсе дә бәхәсләшми.

- Өйдә балалар күбрәк компьютер артында яисә телевизор карап вакыт үткәрәләр. Ә лагерьда алар рәхәтләнеп бер-берсе белән аралашалар, саф һавада ял итәләр. Дәресләреннән буш вакытта кызыклы, файдалы эшләр белән дә шөгыльләнәләр. Кемдер шигырьләр яза, кемдер фән белән кызыксына, ә кемдер спорт белән шөгыльләнә, - дип сөйли “Яктылык” мәктәбе уку¬чыларының ата-аналар комитеты рәисе Әмир Марадуллин.

“Яктылык”лыларга ял вакытында Казаннан кунаклар да килде. Бу Татарстанда күп еллар эшләп килүче “Сәләт” клубы активистлары һәм аның президенты Айгөл Габдрахманова иде.

- Бу яшьләр оешмасы укытучылар инициативасы белән 1994 елда барлыкка килгән. Ул Татарстан Республикасының дәүләт органнары җитәкчеләре ярдәме белән оештырылган һәм бүген талантлы балалар һәм яшьләр белән уңышлы гына эшләп килә. Безнең укучыларыбыз арасында да “Сәләт”  лагерында ял итүчеләр бар. Барсы да аның турында исләре китеп сөйлиләр. Шуңа күрә без бу лагерьны Самарада да оештырырга булдык, һәм менә бүген “сәләт”леләр бездә кунакта,  - дип сөйләде тәрбия буенча мәктәп директоры урынбасары Инзилә Гыйззәтуллина.

Кунакларны каршы алу тантанасында Айгөл Таһир кызы Габдрахманова клубның эшчәнлеге белән таныштырып узды.
“Сәләт” оешмасының төп бурычы - сәләтле балаларны берләштерү, аларның талантын үстерү. Татарстанның төрле төбәкләрендә безнең 15 клуб эшләп килә, шулай ук Башкортостанда, Чувашиядә дә “сәләт”леләр бар. Самарада да бу проектка карата кызыксыну уянганга без бик шатбыз һәм бүгенге көндә аны чынга ашыру өчен актив эшчәнлек алып барабыз.

Самарага юлга чыгар алдыннан без Татарстанның премьер-министры Илдар Шәүкәт улы Халиков белән аралашып, үзебезнең планнарыбыз турында сөйләдек. Ул да моңа бик куанды һәм эшебездә уңышлар теләде, - дип сөйләде Айгөл ханым. - Безнең төрле юнәлештә уңышлы эшләүче лагерьларыбыз бар. Мәсәлән, фән белән кызыксынучылар - “Раушан”, мәдәнияткә мөккибән киткәннәр - “Рухият”, ә компьютер технологияләрен яхшы шәйләүчеләр “Санак” сменасында ял итә алалар.

Чараның мөхтәрәм кунагы өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин Айгөл Габдрахмановага һәм аның командасына Самарага килгән һәм балалар белән кызыклы программа уздырганнары өчен рәхмәт сүзләре әйтте. Укучыларга мөрәҗәгать итеп:
- Үзегезне камилләштерегез, дөнья белән танышыгыз, аралашучан һәм актив булып үсегез. Бөтен мәктәбегез белән лагерьда ял итүегез дә бу күнегүләрне үстерергә ярдәм итәчәк. Киләчәктә дә, һичшиксез, монда кабат ял итәргә теләгегез булыр дип өметләнәбез, - дип белдерде ул.
Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Рәфгать улы Газизов та укучыларны җылы кабул иткән, аларга рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинчелек тудырган “Космос-2” лагеры җитәкчесе Эльвира Эркин кызы Симашевага үзенең рәхмәт сүзләрен әйтте.

Казаннан килгән кунаклар “Космос-2”дә дүрт көн яшәп, укучылар белән аралаштылар, алар белән спорт ярышлары, “Что? Где? Когда?”, “Интуиция” кебек интеллектуаль уеннар уйнадылар, төрле тренинглар үткәрделәр. Очрашу укучыларга да, укытучыларга да бик ошады. Икенче елга Самарада да “Сәләт” лагеры оештырылыр,  дигән өмет белән “яктылык”лылар мөхтәрәм кунакларны Казанга озаттылар.


РӘСЕМДӘ: “Сәләт” клубы активистлары чыгыш ясый.

                                                                                                                                                    http://matbugat.ru/news/?id=14046