с углубленным изучением отдельных предметов" городского округа Самара

ЯКТЫЛЫК

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Школа

Алькино08

Ерак җирне якын итеп

Һәр яңа уку елы алдыннан илебездә  укытучыларның  август киңәшмәләре үткәрелә. Анда мөгаллимнәр  үзләренең алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклашалар, яңа уку елына яңа планнар коралар. Безнең “Яктылык” мәктәбе  укытучылар коллективы исә быелгы киңәшмәне  өлкәбезнең  Гали авылы  укытучылары белән бергәләп  шушы   авыл мәктәбендә үткәрергә булды. Шуңа  27 нче августта безнең мәктәп директоры, директорның уку-укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлары һәм 30 укытучы  иртән иртүк автобуска утырып  Галигә юл тотты. Анда безне мәктәп директоры Мохтар Алтынбаев   һәм очрашуга килгән авыл мөгаллимнәре каршы алды. Мәктәпнең актлар залында узган очрашуда  Мохтар Исламнурович   үзенең административ һәм  педколлективның педагогик эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ә укытучылар безне мәктәп белән  таныштырдылар.  Без  төрле кабинетларда, мәктәп каршында оештырылган балалар бакчасында булдык,  зур кызыксыну белән мәктәп музеендагы экспонатларны, фойедагы төрле стендларны  карадык. Мәктәпнең шундый матур төзекләндерелүенә, кабинетларның Самарадагы шәһәр мәктәпләреннән күпкә  яхшырак  җиһазландырылуына, мәктәп каршында үскән  төрле җиләк-җимеш агачларына, яшелчәләргә  хәйран калдык. Шундый искиткеч  уникаль мәктәп белән саубуллашып китү  өйлә намазы вакытына туры килгәнгә, без авылның Үзәк  мәчетенә кереп, намаз уку бәхетенә  дә ирештек. Анда хәзрәтнең вәгазен тыңладык, Алла йортына, хәлебездән килгәнчә, сәдакасын  да бирдек.  Тагын безне гаҗәпләндергән нәрсә – ул җирле эшкуар Расих Латыйповның  “Сельский уют” дип аталган  агротуризм үзәге. Бу  әлегә бик үк гадәти булмаган үзәкне үз күзләребез белән күрү теләге белән   без шунда  бардык.  Анда  ул  безне үзенең  әкияткә әйләндерелгән хуҗалыгы, шунда төзелгән  чын авыл өе, агротуризм үзәгендәге  экзотик хайваннар һәм кош-кортлар белән таныштырды, бу гаҗәеп үзәкнең  барлыкка килү тарихын  сөйләде,   аннары  кафега бик тәмле итеп әзерләнгән төшке ашка чакырды. Бу авыл әле  “Морат бабкай чишмәсе” белән дә данлыклы.   Ул агротуризм үзәге белән янәшәдә генә урнашкан. Шуңа без чишмә агып чыккан җиргә дә кереп чыктык. Морат бабкай чишмәсенең шифалы суларын эчтек, аның рухына дога кылдык.   Галидән Самарага   инде кич җиткәндә генә кайтып киттек.  Без бу авылның төзек  гөлбакчалы йортларына, чиста урамнарына,  эшчән, ачык йөзле, кунакчыл халкына сокландык.  Безнең шушы авыл мәктәбендә узган уртак киңәшмәбез, Галигә  сәяхәтебез һәрберебезнең күңелендә бик озак сакланыр, дип уйлыйм.

Нурзидә Фәйзуллина




































День города 2015

12.08.15 День города.

Учащиеся приняли участие в концерте, посвященном Дню города.

                                                 


































1 сентября 2015

 

image (6)1 сентябрьдә Россиянең бөтен укучы балалары да мәктәпләргә җыелып, Белем көнен билгеләп үттеләр. Самарның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары да  мәктәп йортындагы линейкага тезелеп басты.

Белем юлыгыз хәерле булсын, кадерле укучылар!

image (5)image (1)image (2)image (3)image (4)

image (1)image

image (6)image (7)image (8)image (9)image

IMG_0925

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре. samtatnews.ru

* * *

Быел 1 сентябрьдә, эш көне булуга карамастан, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе иртән-иртүк гөрләп тора иде. Җәйге каникулларда бер-берсен сагынырга өлгергән укучылар төркем-төркем җыелып басканнар, укытучылар мәш килеп дәресләр башлануга соңгы хәзерлекләрен алып бара, ата-аналар әрле-бирле йөри. Бу ыгы-зыгыда чәчләренә ак тасмалар бәйләгән, кулларына аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре тотып, кыюсыз гына басып торган беренче сыйныф балалары әллә каян күренеп торалар. Алар мәктәпкә беренче мәртәбә килгән, бүген – аларның бәйрәме.

Тантаналы линейканы башлап җибәргән “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов та моны ассызыклап, быел татар мәктәбенә укырга килгән 54 беренче сыйныф укучысына уңышлар теләде. Шулай ук ул мәктәпкә килгән яңа укытучылар белән дә таныштырып үтте. Укытучы Фәридә Хәмидулловага, хореограф Инзилә Гыйззәтуллинага, озак еллар җыештыручы булып эшләгән Сания Анищенкога  Самара шәһәре округы Думасының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Чараның мөхтәрәм кунак­лары — Самара өлкәсе мөсел­маннарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, “Яктылык” татар мәктәбенең беренче директоры Хәридә ханым Дашкина һәм башкалар, укучыларга – «яхшы» билгеләр, ата-аналарга түземлек, укытучыларга яңа уңышлар теләделәр.

Самара өлкәсе татар­ла­рының “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Ильяс Шәкүров та тантаналы линейкага га­дәттәгечә буш кул белән килмәгән иде. Ул беренче сыйныф укучыларына – истәлекле бүләкләр, ә “Яктылык” мәктәбе администрациясенә, физика кабинетына заманча җиһазлар алыр өчен, 45 мең сум акча тапшырды.

Быел соңгы тапкыр “Як­тылык”ка Белем бәйрәменә килгән унберенче сыйныф укучыларына да күп җылы сүзләр әйтелде.

Белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка ахырында укучыларны беренче дәрескә чакырып, кыңгырау тавышы яңгырады.

 

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

Летний отдых

В ДОЛ за лето отдохнуло 220 детей нашей школы :

 

 

Пришкольный лагерь «Нур»

40

«Школа музейного актива» (ЦДЮТур)

20

ЦВР «Поиск»

Профильная межнациональная смена «Шире круг»

21

Учебно-тренировочные сборы «Союз»

20

Учебно-тренировочные сборы «Волгаренок»

24

Департамент образования г.о.Самара.Теплоход «Самара-Волгоград-Самара»

4

Этнокультурная смена с речевой практикой по татарскому языку «Золотая рыбка»

20

II Межрегиональный палаточный учебно-образовательный лагерь « Болгар-туган тел»

43

II Межрегиональный форум интелектуального творчества детей и молодежи «Агыйдел» с речевой практикой по татарскому языку

10

XV детская профильная смена «Миллэтебез хэзинэлэре» - «Сокровища нации» 

2

Учебно-оздоровительный лагерь «Сәләт-Раушан”

12

 

 



























































































Губернатором1

8 июля губернатор Самарской области Николай Меркушкин

принял участие в торжественной церемонии закладки первого камня в основание новой школы в ЭкоГраде "Волгарь". В мероприятии участвовали и учащиеся нашей школы, борцы спортивной секции, отдыхающие в лагере "Волгаренок". Николай Иванович с интересом расспросил ребят о спортивных успехах, о летнем отдыхе и пожелал высоких достижений.

 




 

 













Алсу Абдерәхимова белән ИНТЕРВЬЮ

 

“Илһам” яшь язучылар бәйгесе лауреаты Алсу Абдерәхимова белән ИНТЕРВЬЮ

 Казанда Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге оештырган “Илһам” яшь язучылар бәйгесен йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылды.

Бәйгедә Россиянең төрле почмакларыннан килгән шигырь, проза һәм драма әсәрләре язучы 715 бала катнашты. Шуларның берсе - безнең якташыбыз, “Яктылык” мәктәбенең 5нче "Б" сыйныфы укучысы Алсу Абдерәхимова иде. 

Йомгаклау тантанасы Казандагы “Пирамида” ял итү үзәгендә булды. Татарстан премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тантананы ачып: “Теле, әдәбияты, сәнгате яшәгәндә генә халык милләт буларак яши", - дип, җиңүчеләрне бүләкләүгә кереште. Соңыннан чыгыш ясаган танылган шагыйрьләр һәм язучылар әдәбият иленә кереп баручы яшь буынга төпле киңәшләрен әйттеләр, матур теләкләрен белдерделәр. 

Алсу Абдерәхимова үзе язган “Без - татар балалары!” шигыре белән III дәрәҗә дипломга һәм премия сертификатына ия булды. Аның бу шигыре конкурста җиңгән тагын башка сәләтле укучыларның язмалары белән бергә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы чыгарган “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе дип аталган әдәби альманахта басылып чыкты. 

- Алсу - бик сәләтле бала, русча да, татарча да бик оста сөйләшә, яза, - дип сөйли аның турында “Яктылык” татар мәктәбенең татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллина. - Җәйге каникулларга укучыларга язма эш биреп җибәргән идем, Алсу Ульян өлкәсендәге туган җире Муратовка авылы турында төпле генә инша язып мине гаҗәпләндерде. Үткән елның май башларында ул укыган сыйныф укучылары үзләренең әниләре һәм шул вакыттагы укытучылары Румия Исмәгыйлева белән Казанда экскурсиядә булдылар. Андагы күргәннәрен дә Алсу бик матур итеп, үзенең “Казанга сәяхәт” дип аталган мәкаләсендә тасвирлаган иде. Хәзер менә ул “Без - татар балалары!” дип аталган тирән мәгънәле шигыре белән “Илһам” яшь язучылар бәйгесе лауреаты булды. Без Алсуның шушы өч язма эшен “Самар татарлары” журналына биргән идек, анда аларны бик теләп бастырып чыгардылар. Соңрак Алсуның шигыре Татарстанда чыга торган “Сабантуй” журналында да дөнья күрде әле.

- Алсу, син гел "бишле" билгеләренә генә укыйсың икән. Шигырьләр язарга ничек өлгерәсең?

- Ә мин дәресләрне бик тиз хәзерлим бит. Китаплар, шигырьләр укырга да вакытым кала минем. 

- Шигырең бик мәгънәле булган. Идеясе башыңа ничек килде?

- Өйдә әти-әниләрем мишәрчәрәк сөйләшәләр. Ә мәктәптә безне чын татарчага - әдәби телдә сөйләшергә өйрәтәләр. Шуңа милләтебезнең төрлелеге турында башымда уйлар туа башлады.

- Казан сиңа ошадымы соң?

- Әйе, ул бик матур шәһәр. Бигрәк тә “Пирамида” үзәге ошады. Бүләкләү тантанасында 715 кеше арасыннан мин һәм тагын ике бала гына сәхнәдән үзләренең шигырьләрен уку бәхетенә ирештеләр. Мин моның белән бик горурланам.

Без Алсуны шушы зур җиңүе белән котлап, аңа иҗади уңышлар телибез. 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек

 

 

Истәлеккә китаплары калды…

Истәлеккә китаплары калды…

Самар татарлары ятимләнде. Арабыздан җирле шагыйрь  Рәшит ага МОРЗАКАЕВ китте.

Күңелләрдә моңсулык. Дистәләгән еллар буена ул милләтебезгә хезмәт итте. Күп еллар дәвамында Самарның «Яктылык» мәктәбендә эшләде.  

Рәшит ага йомшак күңелле ирләр исемлегендә иде. Иреннәрендәге җиңелчә елмаю аның күзләренә нур өстәп торды. Хатын-кызларга «апаем» генә дип дәшәр иде. Ул аның тарафыннан хөрмәт билгесе булып яңгырады. Хәрәкәтчәнлеге иҗаты белән бәйле булганга, аны бизәп торды. 

Шагыйрь кеше тыныч була алмый. Ул миллләте өчен, татары өчен, туган авылы өчен, дәүләте өчен, туганнары өчен, нәсел-ыруы өчен янып-көеп яшәде.

Җәннәт бакчаларында очрашырга язсын, Ходаем.

Шамил БАҺАУТДИН.

«Салям».