с углубленным изучением отдельных предметов" городского округа Самара

ЯКТЫЛЫК

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Школа

Май ахыры. Мәктәпләрдә кабат соңгы кыңгырау чыңы ишетелә. Әле генә уку елы башланган иде, менә ахыргы көне дә килеп җиткән. Самараның “Яктылык” татар мәктәбен тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары 11 ел гомерләренең тиз үтүенә никтер бик гаҗәпләнделәр. Моның серен олылар гына белә — дуслар һәм теләктәшләр, үз балалары кебек яраткан укытучылар, күңелле чаралар һәм вакыйгаларга бай булган мәктәп еллары да, гомумән, бөтен тормыш та, шулай сизелмичә генә үтә шул.

Мәктәп директоры Радик Рәфгать улы Газизовның да яңгырлы бу көнне күзләре моңсу иде. Быел аның кызы Наилә – шушы мәктәпнең унберенче, ә улы Билал – тугызынчы сыйныфын тәмамладылар. Бу теманы дәвам итеп, “Яктылык”ның беренче директоры Хәридә апа Дашкина да “Гомерләр үтә икән ул, үтә дә китә икән” дигән җырның сүзләрен искә төшерде. Ул “Яктылык” мәктә­бенең 22 ел чорында яхшы якка үзгәрешләрнең күп булуын билгеләп үтте, ата-ана­ларның һәм укытучылар кол­лективының дус булып, бер юнәлештә эшләвен ассызыклады, укуларын тәмамлаучыларга беренче тормыш имтиханнарын уңышлы тапшыруларын теләде.

Ә имтиханнар лаеклы тапшырылыр дигән өмет бар. Чөнки 19 укучы арасыннан алтысы – Гүзәлия Шәкүрова, Ләйсән Зарипова, Наилә Газизова, Алсу Гыйматдинова, Ләйсән Мөхетдинова һәм Сыргак кызы Айдана — алтын медальләргә дәгъва итә­ләр. Кызларның дүртесе – Самараның дәүләт университетына, Алсу – төзү һәм архитектура университетына, ә Айдана – медицина университетына керергә ниятлиләр.

Мәктәпне тәмамлаучылар, аларны башлангыч мәктәптә укыткан Рәмзия Зарипова һәм Галия Тупасованы, өл­кән сыйныфларда класс җи­тәкчесе булган Изидә Ху­җинаны зурлап, чәчәкләр бү­ләк иттеләр, ата-аналарына рәхмәтләр әйттеләр, моңсу җырлар җырлап, соңгы вальс­ны әйләнгәндә, күккә күгәр­ченнәр очырганда, соңгы кыңгырау чыңлатканда чарада катнашучыларның күз яшьләре, яңгыр тамчыларына кушылып, мәктәп йортын чылаттылар… Уңышлар сезгә, яңа тормыш башлаучы милләттәшләребез!

9amH5rTc228eV8UdeOgbkUIMG_4204IMG_4213IMG_4236Q_lpdGETVH8tJ78bXKYqyYvWgSYFJAt-8

Соңгы кыңгырау өлкәбезнең татар теле укытыла торган Камышлы, Иске Ярмәк, Яңа Усман кебек зур авылларда да узды.

Яңа Усманда  Әлфия апалары Әһлиуллина җитәкләгән 9нчы сыйныфны быел 20 бала тәмамлаган. Шулардан Адель Клементьева һәм Динә Минетдинова “Аттестат особого образца” дип аталган таныклык алу бәхетенә ирешкәннәр, тагын алтысы яхшы билгеләргә генә укыганнар. Ә Айсылу Ибраева җитәкчелегендәге 11нче сыйныфны 9 бала тә­мамлаган. Шулар арасыннан Рөстәм Таҗетдинов – алтын медальгә дәгъва итә. 9нчы сыйныфны тәмамлаган җиде яшүсмер һәм 11нче сыйныфны тәмамлаган ике абитуриент укуларын Татарстанда дәвам итәргә ниятлиләр.

Иске Ярмәк урта мәктәбенең 11нче сыйныфында быел 5 кенә укучы укыган булса да, шуларның икесе – Артур Шамкаев һәм Реваль Марданов, имтиханнарны уңышлы тапшыра алсалар, алтын медальләргә өметләнәләр. “Артур — бию һәм җыр конкурслары җиңүчесе, ә Реваль — «Лидер» командасы командиры буларак, район конкурсларында һәм ярышларында җиңүләр яулап, мәктәбебезне яхшы яктан күрсәтеп килделәр”, — дип сөйли аларның сыйныф җитәкчесе Наилә Шамкаева.

Иске Ярмәк мәктәбенең 9нчы сыйныфын тә­мам­лаган 17 укучы арасында да олимпиадаларда, конкурс-фес­ти­вальләрдә һәм спорт ярышларында җиңүчеләр байтак. Аларның класс җитәк­челәре булып тәҗрибәле укытучы Фәния Гатина эшли.

Ә Камышлы мәктәбен тә­мамлаган 13 укучыны Алсу апалары Рәхмәтуллина татар җанлы итеп тәрбияләргә тырышкан. Аннан да ике бала югары белем артыннан Татарстанга китәргә җыеналар.

… Мәрхәмәтле еллар теләп, озата соңгы кыңгырау. Алда – бихисап тормыш имтиханнары, кискен борылышлары, урыны-урыны белән сикәлтәле юллары көтә. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, балакайлар!

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Гөлгенә СӘЛАХОВА фотосурәте.

«Бердәмлек».