День учителя
Новости
Накануне празднования Дня Учителя учащиеся 11 класса школы Яктылык организовали «День Дублера» и праздничный концерт. Мероприятие было подготовлено очень хорошо, праздник подарил всем море положительных эмоций.
Для нас приятной новостью было то, что нашему заместителю директора по воспитательной работе Сайфутдиновой Асие Гусмановне было присвоено звание Почетного Работника РФ.
Мы искренне поздравляем ее и желаем крепкого здоровья, благополучия и творческих успехов. Мы гордимся что в нашей школе есть высококвалифицированные специалисты!
день пожилого чловека
Новости
В рамках празднования дня пожилого человека в школе «Яктылык» было проведено общешкольное мероприятие, которое совпало с мусульманским праздником – Корбан Бэйрэм.
На праздник были приглашены имам мечети «Булгарское наследие» Расих хэзрэт Вакказов, бабушки и дедушки учащихся и педагоги школы «Яктылык». Стол был организован совместными усилиями педагогов и родителей учащихся. Мероприятие прошло в дружественной, теплой, семейной обстановке.
Белем көне
«Яктылык»та Белем көнен бәйрәм иттеләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген, 1 сентябрьдә, Самарның һәм өлкәбезнең барлык мәктәпләрендә дә Белем бәйрәмен билгеләп үттеләр. Шәһәребезнең «Яктылык» татар мәктәбендә дә укучылар тантаналы линейкага бастылар.
Быел биредә 400дән артык бала белем алачак, ә беренче сыйныфлар икәү булачак.
«Яктылык»лыларны бәйрәм белән котларга күп хөрмәтле кунаклар да килгән иде: Самара шәһәр округы депутаты Вячеслав Гришин, “Яктылык”ның беренче директоры, хезмәт ветераны Хәридә ханым Дашкина, Самар өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талиб хәзрәт Яруллин, халыкны хуплау һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе Әлфия Мифтахова, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Әнвәр Горланов, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рифкать Хуҗин, региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасының вице-президенты Рафыйк Бадамшин, Самар шәһәренең «Нур» мәдрәсәсе ректоры Али Сөләйманов, «Ак барс» банкы хезмәткәрләре һәм башкалар. Мөхтәрәм кунаклар укучыларга тырышлык, укытучыларга сабырлык, күңелле вакыйгаларга, “бишле”ләргә генә бай уку елы теләделәр.

Быел үзләренең хезмәти юбилейларын билгеләп үтүче «Яктылык» мәктәбе хезмәткәрләрен дә искә алдылар.
Аннан соң беренче сыйныфка баручы сабыйлар шулкадәр күп халык булуына аптырап, югалыбрак калып, тырыша-тырыша татар телендә шигырьләр сөйләделәр. Ә 11нче сыйныфта укучы апа-абыйлары аларга уңышлар теләделәр, үзләренең бүләкләрен тапшырдылар һәм кулларыннан җитәкләп, парталар артына кертеп утырттылар. Һәм беренче дәрес башланып китте.

Балалар укытучыларына чәчәк бәйләмнәре тапшыралар.

Беренче кыңгырау чыңлавы…

11нче сыйныфта укучы апа-абыйлары сабыйларны кулларыннан җитәкләп, парталар артына кертеп утырттылар. Һәм беренче дәрес башланып китте.
Яңа уку елында яңа казанышлар сезгә, укучылар һәм укытучылар!
Римма НУРЕТДИНОВА.
Материал: samtatnews.ru
Ширяево
Новости
- В рамках празднования дня города учащиеся школы «Яктылык» ,родители, педагоги ежегодно выезжают в с. Ширяево на урок истории. У монумента «Летящий барс», проходят лекции, концерт. Приглашаются артисты и учёные Республики Татарстан и Самарской губернии. Заканчивается чаепитием на берегу Волги. 6.09.2014 с 9:00 до 16:00.
- Вокально-хореографическая группа учащихся школы «Яктылык» приняла участие в празднование дня города на Городской набережной 6.09.2014 с 14:00
“Яктылык” мәктәбен мактадылар
“Яктылык” мәктәбен мактадылар
Самарның “Яктылык” мәктәбендә Самар губерна Думасы депутатлары, өлкә фән һәм мәгариф министрлыгы, шәһәр фән һәм мәгариф департаменты вәкилләре катнашында укучыларга ана телен өйрәтү мәсьәләсе буенча утырыш узды.
Җыелышта шәһәр һәм өлкә мәктәпләрендә укучыларга Россиядә яшәүче төрле милләтләрнең рухи-әхлаки культурасын өйрәтү һәм ана телен, әдәбиятын, мәдәниятен үзләштерүне оештыру кебек проблемнар каралды.
Кунакларны урамнан ук каршы алып, аларга мәктәп йортын, футбол кырын күрсәттеләр. Шәһәр администрациясенең мәгариф департаменты вәкиле Вера Халаева бу мәктәпнең футбол кыры шәһәребездә иң яхшы кыр булып саналуын билгеләп үтте.
Асия Сәйфетдинова җитәкчелегендәге “Мирас” музее да, зур спорт залы да, бай китапханәсе дә депутатлар һәм департамент вәкилләре тарафыннан югары бәяләнде. Ә укучылар куйган концертны алар аеруча сокланып карадылар.
Аннан үткәрелгән “түгәрәк өстәлдә” кунаклар милли проблемнар турында чыгыш ясадылар. Шулай Вера Халаева шәһәрнең мәгариф һәм спорт департаментларының уртак җыелыш уздырылуын әйтте. Аның сүзләренчә, спорт департаменты мәгариф департаментына 50 ставка бүлеп бирәчәк. Аннан аларны футбол кыры булган мәктәпләргә тапшырачаклар. Бу акчага мөдирләр махсус спорт кырын карап торучы кешене эшкә алырга мөмкиннәр.
Самар өлкә фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Оксана Чуракова Самарда һәм өлкәдә кайбер милли проблемнарның уңай якка хәл ителәчәген хәбәр итте.
$1- Соңгы унбиш елда без ана телләре укытучыларының квалификациясен күтәрү сыйфатының түбәнәюен күзәтәбез. Бу социаль-икътисади, сәяси сәбәпләргә бәйләнгән. Әлбәттә, ана теле укытучыларының үз квалификацияләрен милли республикалардагы институтларда үстерүе иң сыйфатлы булып саналыр иде. Шул уңайдан без “Туган мәктәп” дип аталган программа проектын төзедек. Биш елга каралган бу программа 2015 елдан гамәлгә кертеләчәк.
Анда ана теле укытучыларының үз квалифицияләрен республикалардагы институтларда үстерүе, шулай ук ул республикалардан өлкәбезгә белгечләр чакыру мәсьәләләре буенча чаралар каралган.
Бу программаның икенче юнәлеше – укучыларның милли республикаларга барып, анда яшьтәшләре белән очрашуын, төрле милли чараларда катнашуын оештыру.
Шулай ук “Туган мәктәп” программасында мәктәп китапханәләре фондларын тулыландыруга зур итгътибар биреләчәк. Укучыларны олимпиадаларга әзерләгән ана теле укытучыларын бүләкләү мәсьәләсе дә каралачак.
Самар шәһәрендә эшләп килүче милли якшәмбе мәктәпләре турында чыгыш ясаган Вера Халаева башкалар белән чагыштырганда “Яктылык” якшәмбе мәктәбенең елдан-ел үсүен, камилләшүен, укучылар һәм укытучыларның уку-укыту нәтиҗәләре күтәрелен билгеләп үтте.
Җыелышта катнашкан “Яктылык”ның беренче директоры Хәридә Дашкина ана теле буенча яшь укытучыларны әзерләү, аларның хезмәте өчен уңай шартлар тудыру мәсьәләсен күтәрде. Ә Радик Газизов өстәмә белем бирүче укытучыларның эш хакын күтәрү турында сүз кузгатты.
Самар губерна Думасы депутатлары, өлкә фән һәм мәгариф министрлыгы, шәһәр фән һәм мәгариф департаменты вәкилләре утырышта каралган мәктәпләрдәге милли проблемнарны хәл итү өстендә эшләячәкбез, дип ышандырдылар.
Саубуллашканда мәктәп мөдире Радик Газизовка мөрәҗәгать итеп:
- Сезнең алтын укытучыларыгыз бар, мәктәбегез милли рухны, культураны саклаучы утраучыкны хәтерләтә. Ә иң мөһиме – сез шушы милли кыйммәтләрне балаларга тапшырасыз, - диделәр Самар губерна Думасы депутатлары Алексей Лескин һәм Сергей Турусов.
Миләүшә Газимова язмасы һәм фотосурәтләре.
9 мая
Бөек Җиңүгә - 69 ел
Дөньялар тыныч булсын!
Һәр елны 9 Май бәйрәме алдыннан Самараның "Яктылык" татар мәктәбе ишекләрен киң ачып сугыш ветераннарын көтә. Менә быел да Җәмигъ мәчетенә йөрүче бер төркем тыл һәм сугыш ветераннары, сугыш балалары мәктәпкә килделәр.
Бәйрәм хәрби-патриотик дәрестән башланып китте. Ветераннарны аерып, классларга алып кереп киттеләр. Шуларның берсе –Минсәгыйр Газизов артыннан мин дә иярдем.
Өченче сыйныф балалары сугыш турында китаплар укып һәм кичә генә мәктәпкә килгән балалар театры спектаклен карап кына беләләр, әлбәттә. Шуңа күрә сораулары да самими булып яңгырады. "Абый, ә сез Гитлерны күрдегезме?", "Ә Сталинны?", "Абый, ә сугыш вакытында ашарга җитә идеме?", "Ә өстегезгә нәрсә кия идегез?", "Ә сез "Ашан" кибетендә булганыгыз бармы?", "Ә предательләр белән очрашмадыгызмы?"
Камышлы районының Яңа Усман авылында туып, сугыш елларында аның кырларында эшләп үскән Минсәгыйрь Газизов сугыш башланганда нәкъ менә шушы сыйныф укучылары яшендә генә булган бит әле. Әлбәттә, ашарга да җитмәгән, кырда да эш күп булган, чабатадан гайре бернинди рәтле аяк киеме күрмәгән бертуган өч малайга бер фуфайканы чиратлап киеп йөрергә туры килгән. Дөрес, Минсәгыйрь Гитлер белән дә, Сталин белән дә очрашмаган, ә менә "Ашан" кибетен күрергә насыйп булган. Картайгач.
Менә шундый кызыклы сөйләшүләрдән соң ветераннар мәктәпнең актлар залында җыела башладылар. Анда Рәфгать Рәфәгетдинов балаларга намаз уку кагыйдәләрен, аның кирәклеген сөйләп тора иде. Аннары ветераннар мәктәп укучылары көче белән куелган концерт карадылар. Ахырда Таһир ага Мамышев сүз алып мәктәп директоры Радик Газизовка һәм шушы бәйрәмне оештырган укытучыларга ветераннар исеменнән рәхмәтләрен җиткерде.
Идеал Галәветдинов сугыш темасыннан бераз тайпылып, игътибарыбызны бүгенге сәясәткә юнәтте. Ул Көнбатыш Украинада хезмәт иткәндә бандерачыларны күп күргән икән. "Андагы хәлләр очраклы түгел, көрән чума җитмеш ел буе җитлегеп килде, ә хәзер менә бәреп чыкты. Тормышлар тыныч түгел, һәм без Бөек Җиңүнең 70 еллыгында да уяу торырга тиешбез", - дип, бабаларыбыз сугышка киткәндә җырлаган "Герман көен" сузып җибәрде.
Ветераннар мәктәп музеен да карадылар. Андагы татар өен күргәч күпләрнең күзләрендә яшь бөртекләре күренде. Алар бит менә нәкъ шушындый гади инструментлар белән эшләп үскәннәр, шушы чуенда әниләре кычыткан ашы пешереп ашаткан, ә кичләрен пыскып янган лампа яктысында милли сөлгеләр чигеп, шушы сандыкка сала барган. Ул бит улының туенда кодагыйларга бирергә күчтәнәч әзерләгәндер. Тик менә сугыш кына күп әниләрнең шушы якты хыялына киртә куеп, газиз улларын ут эченә илтеп ташлаган...
...Сугыш афәтен үткән ветераннар, җиңүне якынайту өчен көне-төне эшләгән тыл хезмәткәрләре, улларын һәм ирләрен югалту әчесен татыган аналарыбыз әле бүген дә догаларын: "Дөньялар тыныч булсын иде" дип тәмамларга мәҗбүр. Үсеп килүче яңа буын кешеләренә андыйны күрергә насыйп булмасын иде.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Ветераны в 1 "Б" классе:
Концерт для ветеранов:
18-й областной татарский фестиваль детских творческих коллективов «Поют татарские дети»